Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Төнге һәлакәттә 20 яшьлек егетнең гомере өзелгән (фото)

Бүген төнлә Казанның Оренбург трактында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Rover автомобиле белән идарә итүче 20 яшьлек егет идарәне югалта һәм югары тизлектә машинасы белән багана килеп бәрелә.

Бәрелеш шул дәрәҗәдә көчле булган, машина ике өлешкә бүленер хәлгә җиткән. Һәлакәт урынына тиз арада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары килеп җитә. Кызганычка каршы, машина йөртүчене коткарып калу мөмкин булмый - ул урында ук җан бирә.
Беренчел фаразлар буенча, егет машинасы белән югары - сәгатенә 100 чакрым чамасы тизлектә җилдергән. Ә бу урында төнлә юлда бозлавык хасил булган. Шуның аркасында ул идарәсен югалткандыр да, мөгаен. Аның гомерен куркынычсызлык мендәрләре дә саклап кала алмаган - егет мизгел эчендә үлгән, диелә. Тикшерү бара.
Юлларда сак булсак иде!..
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250