Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ штрафларын 50 процентлы ташлама белән түләү дә кызыксындырмый кайберәүләрне

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешсәң, 50 процентлы ташлама каралган.

Татарстанда ЮХИДИ штрафларын түләү белән бәйле вәзгыять тә һаман да катлаулы булып кала бирә. Бу өлкәгә 2016 ел башыннан гамәлгә кергән яңа закон да уңай тәэсир ясамаган, күрәсең. Билгеле булганча, хәзер машина хуҗалары ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешә икән, аларга 50 процентлы ташлама каралган.

Кызганыч, күпләр әлеге мөмкинлектән файдаланмыйча, штраф түләүдән качып йөрүне өстенрәк күрә. Аларны ике тапкырга зуррак күләмдәге штрафлар, 15 көнгә төрмәгә ябылу яки мәҗбүри эшләргә тартылу кебек чаралар да куркытмый.

Әйтергә кирәк, бу өлкәдә Татарстанның ЮХИДИ идарәсе суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Кагыйдә буларак, суд приставлары бурычлы затларны чит илгә чыгудан мәхрүм итә яисә аларның транспорт чараларын кулга ала.
Фото: news.sputnik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250