Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юл хаталарны кичерми

Быелның җиде аенда республика юлларында җәяүлеләр белән бәйле 736 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 68 кешенең гомере өзелгән һәм 701 кеше җәрәхәтләнгән.

Әлеге һәлакәтләрнең 261е җәяүлеләр өчен махсус билгеләнгән юл чыгу урыннарында булган, 10 кеше үлгән, 265 кеше төрлечә тән җәрәхәтләре алган.
РФ Административ тәртип бозулар турындагы Кодексының 12.18 статьясы нигезендә, хәрәкәттә өстенлектән файдаланучы җәүялеләргә юл бирмичә, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган транспорт йөртүчеләр 1500 сум күләмендә штрафка тартыла. Ел башыннан республика ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шундый 44 мең тәртип бозулар теркәлгән.
Җәүялеләрнең үз гаебе белән булган һәлакәтләр дә аз түгел. Үткән җиде айда андыйлар саны 286 га җитә һәм аларда 44 кеше һәлак була, 252 кеше төрле җәрәхәтләр ала. Бу һәлакәтләрдә иң төп сәбәп - 61,2 процент - җәүялеләрнең тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгуы. Андыйларга да РФ Административ Кодексында җаваплылык каралган - 12.19 статьясы нигезендә 500 сум күләмендә штраф билгеләнә. Республика ЮХИДИ хезмәткәрләре быелның үткән чорында шундый 67 мең тәртип бозуларны кисәткән, чара күргән.
Юл хәрәкәте Кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юлны фәкать махсус билгеләнгән урыннарда гына, ә юл чатларында тротуарлар яки юл кыры линиясе буенча гына үтәргә тиеш. Якын-тирәдә мондый урыннар булмаганда, юлны туп-туры кистерергә, иң мөһиме, һәр очракта да ике як хәрәкәт зонасы яхшы күренгәндә, юлны аркылы үтүнең куркынычсыз икәненә ышанганда гына чыгарга кирәк.
Караңгы төшкәч, кичен юлда йөргәндә дә, җәяүлеләр үз иминлекләре турында үзләре кайгыртырга бурычлы. Мондый вакытларда киемнәрдә махсус яктырткыч кайтаргыч элементлар булса, фара яктысында күренү ераклыгы берничә тапкырга арта. Бу исә һәлакәт куркынычын 65 процентка кадәр киметергә мөмкинлек бирә.
Гомумән, юл хаталарны кичерми. Җәяүлеләр дә, транспорт хуҗалары да моны һәрчак истә тотса иде.
Фәргать Шәфигуллин,
район ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе.

Фото: http://news.mail.ru/inregions/ural/74/incident/10725368/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250