Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта «Автосессия» үтте. Кемнәр җиңүче дисезме? (+фото)

Арча агросәнәгать һөнәр көллиятенең Балтач филиалында «Автосессия» дип аталган бик кызыклы конкурс үткәрелде.

Аның төп максаты - югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү.

Катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Автомобиль белән фигуралы идарә итү» этапларында ярышып, үзләренең белемнәрен һәм машина белән уртак телдә булуларын күрсәтә белделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынга Шәйхетдинов Рүзәл, 2 урынга Хисамиев Айтуган, 3 урынга Галиев Тимур лаек булды. Барлык катнашучыларга да “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Лилия Һадиева истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПДД автосессия Арча районы Юл хәрәкәте иминлеге район ЮХИДИ бүлеге