Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балтачта тормоз системасы төзек булмаган автобус белән пассажирлар йөртүче тоткарланган

Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында юл-транспорт һәлакәтләре даими булып тора.

Балтач районында ай саен әлеге афәтне булдырмау максатыннан, даими рейдлар үткәрелә. Шушы көннәрдә тормоз системасы төзек булмаган автобус белән пассажирлар йөртүченең хокук бозу очрагы ачыкланды. Автобус махсус стоянкага урнаштырылды, ә шоферга штраф салынды. Шулай ук төзек булмаган автобус чыгару өчен җаваплы вазыйфаи зат административ җәзага тартылачак.

Балтач дәүләт автоинспекциясе пассажирлар йөртә торган транспорт чаралары шоферларын җаваплы булырга чакыра, чөнки җитешсезлекләр пассажирларның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерә.

Балтач ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев