Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Трактор астында калып үлгән малайның туганы: «Әни баланы җирләгәндә кабергә сикерә язды»

Әлмәт районының Аппак авылына кунакка кайткан 7 яшьлек Диманың гомере трактор тәгәрәмәче астында өзелгән.

Аны саксызлык аркасында Евгений Ларинов таптаткан. Ул көнне Евгений Ларионов хуҗалыгына печән ташыган булган.

– Мин аны бары тик яхшы яктан гына әйтә алам, – диде безгә Аппак авыл җирлеге башлыгы Валентина Горбунова. – Бик тырыш, күп балалы гаилә башлыгы ул. Күп итеп мал тоталар. Дүрт сыерлары гына бар. Дөрес, ул балалар мәйданчыгы аша узып дөрес эшләмәгән. Без аны үзара салым акчасына ясаган идек. Халык теләге буенча, мәйданчыкны Ларионовлар хуҗалыгыннан ерак булмаган җиргә урнаштырдык. Балалар мәйданчыгы аша узып дөрес эшләмәгән дибез. Икенче яктан караганда, печәнне аңа тагын кайдан алып кайтырга иде соң? Мәйданчыкны да әйләндереп алмаган идек, чөнки безнең уебызча, ул куркынычсыз урында иде.

Шунысы бар: Евгенийның тракторы үзенеке булса да, аны йөртү таныклыгы булмаган. Үзе исә янгын сүндерү бүлегендә эшли.

Валентина Горбунова әйтүенчә, Дима Данилов әти-әнисе белән бергә Лениногорск шәһәреннән кунакка кайткан булган. Фаҗига буласы көнне исә ул Евгенийның улы Дима белән бергә уйнаганнар.

Әлеге фаҗига кичен, якынча сәгать 18.30 тирәсендә булган. Мин урында юк идем. Фаҗига булганнан соң 1,5 сәгать узгач кына шалтыраттылар. Ишетү белән үк килеп җиттем. Ул вакытта халык, машиналар күп иде инде. Диманы да ул урыннан кичке 10нар тирәсендә генә алып киттеләр. Миңа әйтүләренчә, малайлар трактор артыннан йөгергән. Дима тәгәрмәч янындагы печән төргәгенә тотынмакчы булган.

Аның фикеренчә, Дима авыл малае булса, трактор янына килмәс тә иде, бәлки. Чөнки йөртүче кабинадан төшмичә, якын килмәскә дип өйрәтәләр.

– Икесе дә бик кызганыч. Евгенийны да бик кызганабыз, чөнки азып-тузып йөргән кеше түгел. Тырыш гаилә башлыгы. Икенче көнне хәлен белергә дип барган идек. Ул сүз әйтерлек хәлдә түгел иде. Үзе дә бу фаҗиганы бик авыр кичерә.

Авылда һәлак булган малайның әнисенең бертуганы Вера Шабалдина яши. Ул Дима печәнгә тотынган фикер дөреслеккә туры килми, дигән фикерен әйтте.

– Дима акылсыз бала түгел. Алар бәлки качышлы, яки куышлы уйнаганнардыр. Женя балаларны күрми калгандыр, – диде ул.

Туганы әйтүенчә, Дима – гаиләдә уртанчы бала. Бер ай элек кенә әниләре өченче балаларын алып кайткан.
– Ул көнне без сәгать кичке алтыда балаларны ашаттык та, Дима минем кызым белән бергә урамга уйнарга чыгып китте. Ун минуттан соң кызым йөгереп кайтты да: “Диманы таптадылар!” – диде. Без барыбыз да шул минутта ук мәйданчыкка йөгердек. Дима ул вакытта анда юк иде инде. Чөнки Женя аны күтәреп алып, үзенең ишегалдына алып кергән. Ирем пульсын караганда, бала үлгән иде инде, – диде Вера.

Алар Евгений белән якыннан аралашмаган. Авылдаш буларак аның турында берни дә әйтә алмыйм, диде.

– Дима кояш кебек якты бала иде. Аны бөтен кеше яратты. Аның кебек бала башка юктыр. Әниләренә бик авыр. Алар берни әйтә алмый, елыйлар гына. Безнең әни дә (мәрхүмнең әбисе) кайгыдан акылдан яза язды. Баланы җирләгәндә үзе дә кабергә сикерә язды. Барыбызга да бик авыр, әйтеп бетергесез зур кайгы, – диде Вера.

37 яшьлек Евгений Ларионовка карата җинаять эше ачылган. Ул саксызлык аркасында бала үлеменә сәбәпче булган өчен хөкем ителәчәк.

Сабыйның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз. Зур кайгыларын күтәрерлек күркәм сабырлыклар телибез.

 

Зөһрә Садыйкова

Ватаным Татарстан

Фото: Әлмәт районыны ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дтп бала үлгән