Хезмәт

1 декабрьдән машина йөртүчеләргә нинди яңа штраф сала башлыйлар?

Декабрь башында автомобильчеләр өчен яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.

Бүгеннән юл йөрү кагыйдәләренә яңа үзгәрешләр керде. Инспекторлар кыш көне җәйге резинада йөргән машиналарга штраф сала башлый. Әлеге кагыйдә февраль азагына кадәр гамәлдә була. Штраф кимендә 500 сум тәшкил итә.

Фараларның чистарткычларын сүндереп кую, шиплы шиналарны бер генә күчәргә урнаштыру да кагыйдә бозу санала, аның өчен дә штраф була.

3 декабрьдән машина йөртү таныклыгын яңа рәвештә бирә башлыйлар. Хәзерге вакытта аның алгы битендә «водительское удостоверение» дип кенә язылган. Яңа таныклыкта француз һәм инглиз телләрендә — Permis de Conduire һәм Driving Licence язылачак. Язулар шәмәхә төс белән биреләчәк. Иске таныклыклар да үз көчендә кала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: intertat.tatar

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: