11 яшьлек кыз электр самокатында җиңел машинага бәрелә, балигъ булмаган пассажир зыян күрә
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.
Кукмарада 11 яшьлек кыз электр самокатында җиңел машинага бәрелә, балигъ булмаган пассажир зыян күрә. Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.
«16 июньдә 18.30 сәгатьтә Кукмара шәһәренең Завод урамында 11 яшьлек кыз, электросамокатта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, автомобиль юлының уртасыннан хәрәкәт итә. Моннан тыш, электр самокатында 11 яшьлек пассажир да була. Кыз идарә итүне югалта һәм „Лада Гранта“ автомобиленә бәрелә», — дип аңлаттылар район ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә электр самокатының балигъ булмаган пассажиры зыян күрә. Аны ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара районы үзәк дәваханәсенә алып китәләр.
Бу факт буенча тикшерү эшләре һәм кирәкле профилактик чаралар үткәрелә.
фото: район ЮХИДИ бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев