Хезмәт

14 минутта балалар автобусы янып беткән

Санкт-Петербургныӊ Васильевск утравында, Биржа мәйданы каршында балаларны йөрткән автобус янып беткән.

Реклама

4 нче гыйнвар көнне Санкт-Петербургныӊ Васильевск утравында, Биржа мәйданы каршында балаларны йөрткән автобус янып беткән. Язмалардан күренгәнчә, төтен исе автобуска 31 бала кереп утырып, кузгалып киткәч сизелә башлаган. Автобусны туктатып балаларны чыгарып өлгерәләр. Туристик маршрут буенча сәяхәт итүче Барнаул шәһәреннән килгән 31 укучы иртән Санкт-Петербургка Мәскәү шәһәреннән килгән булганнар. Автобус 14 минутта тулысынча янып беткән дип хәбәр итә «Фонтанка.ру».

Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: