Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

16 яшьлек мопедчы ике кызны бәрдергән, үзе һәлак булган

Башкортстанның Баймак районында 8 август көнне төнлә яшь мопедист юл-транспорт һәлакәтендә үлгән.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мопедта йөргән 16 яшьлек үсмер ике җәяүлене бәрдергән. Шуннан соң егет үзе дә әйләнеп капланган.

Мопедчы Ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче җан бирә. Җәяүле, 21 яшьлек кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган, тагын бер җәяүле 23 яшьлек кыз зыян күрмәгән.

Кызлар яктыртылмаган юл буйлап барган, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары да булмаган. Ә егетнең машина йөртү таныклыгы юк, өстәвенә ул пассив саклану чараларын да кимәгән. Мототранспортны аңа әнисе моннан бер ай элек, аның туган көне, уналты яшенә бүләк иткән.

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bulak-ulemga-kitergan-16-iaslek-m

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария