2021 елда Россиядә автомобильчеләр өчен яңа штрафлар кертелә

Балалар уен мәйданчыкларында туктап торган, анда машина белән кергән һәм машина куйган өчен 2-5 мең сум штраф каралган.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварыннан Россиядә автомобильчеләр өчен берничә яңа штраф гамәлгә керде. «Позиция права» компаниясенең идарә итүче партнеры Егор Редин шул хакта сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, Административ хокук бозулар кодексына автомобильчегә сүтелгән яки ташлап калдырылган машина өчен кисәтү яки 1-3 мең сум күләмендә штраф салу нормасын керткәннәр. Әлеге норма «автохлам өчен штраф» дигән рәсми булмаган исем алды. Бу турыда «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, рөхсәт ителмәгән урыннарда машина юган өчен гражданга 2 мең сум күләмендә штраф салыначак. Шулай ук газонда һәм яшел үсентеләр булган башка урында тукталган өчен 1,5 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Балалар уен мәйданчыкларында туктап торган, анда машина белән кергән һәм машина куйган өчен 2-5 мең сум штраф каралган.
Шулай ук медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен маддәгә үзгәрешләр кертелгән. Медицина тикшеренүе узмаган йөртүченең салонында бала булган өчен машина йөртүчегә 50 мең сумга кадәр штраф салынырга яки 2-3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Тагын бер яңалык — зыян күрүчеләр булмаса, юл-транспорт һәлакәтен евроберктемә системасы буенча рәсмиләштерү мөмкинлеге булу.
«Элегрәк сынау режимында «Помощник ОСАГО» кушымтасы эшли башлады, ул аварияне теркәүдән тыш, иминият компаниясенә хәбәрне электрон рәвештә җибәрү мөмкинлеге бирә иде», — дип сөйләде Егор Редин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 08:11Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы алга таба да эшләячәк дип ышандырды 2020 елда республика программасы буенча ишегалларны төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.5100
-
3 март 2021 - 21:21Татарстанда коронавирус корбаннары 347 гә җитте Коронавирустан тагын дүрт ватандашыбыз вафат булган.12701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.32400
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.40602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика