Хезмәт

Абау! Җәяүлене бәрдегәннәр

Арча ЮХИДИ бүлеге биргән мәгълүмат буенча, 24 ноябрьдә 16 сәгать 15 минут тирәсендә Арча – Мари Иле республикасы юлы чигендә авария була.

Яңа Кенәрдән Арчага таба хәрәкәт итүче LADA111730 Kalina автомобиле караңгыда яктыртылмаган участокта 1963 елгы кешене бәрдерә. Җәяүле машина бара торган юнәлештә юлның уртасыннан бара, киемендә махсус яктылык кайтарткыч элементлар булмый. Һәлакәт вакытында алган яралардан җәяүле Арча үзәк хастаханәсендә вафат була.

Реклама

http://arskmedia.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: