Хезмәт

Авариядә өч бертуган вафат булган

Бүген төнлә Ульяновск трассасында һәлак булган ир-егетләр бер туганнар булган.

Югары Ослан районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Альберт Борһанов белдерүенчә, бүген төнлә, 00.30 сәгатьтә, Казан-Ульяновск автомобиль юлының 29нчы чакрымында ВАЗ-21214 (Нива) автомобиле йөртүчесе Казан ягыннан хәрәкәт иткән чакта кагыйдәләрне бозып, каршы як полосага чыгып, Volvo FH TRUCK автомобиле белән бәрелешә. Бәрелешү нәтиҗәсендә Кайбыч районының күп балалы гаиләсеннән  булган бертуганнар (шофер һәм ике пассажир) һәлак була.

Реклама

Чыганак: http://vuslon.ru/news/obschestvo/podrobnosti-nochnoy-avarii-v-dtp-pogibli-tri-rodnykh-brata

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: