Хезмәт

Авариядә җиңел машина йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән

Авария бүген иртән Рус Үрмәте авылы янында булган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районында трассада ике машина кара-каршы бәрелешкәч, бер автомобиль йөртүчесенең аяк бармаклары өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе иртәнге унбердә, Казан-Малмыж юлының 47 нче чакрымында, Рус Үрмәте авылы янында булган. 10 нчы модельле «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Киа Соул» машинасы белән кара-каршы бәрелешә.

«Лада» машинасындагы ир-атның аяк табанының бер өлеше өзелгән, «Киа» белән идарә итүче хатын-кызның аягы сынган, сөякләре күренеп тора», — дип сөйләде шаһитлар.

Шофер ханым эче авыртуга да зарланган. Машина йөртүчеләрнең икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. 

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: