Хезмәт

"Автосессия"дә кем җиңгән? (+фото)

Аграр көллиятнең Нормадагы филиалында "Автосессия" конкурсы үтте.

Реклама

Уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесенең Балтач бүлекчәсе аграр көллиятнең Нормадагы филиалында "Автосессия" конкурсы үткәрде. Катнашучылар "Юл хәрәкәте кагыйдәләре", "Автомобильне фигуралы йөртү"этапларында ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урынны Ислам Абдрахманов, 2 урыны Илназ Ибраһимов, 3 урынны Илфат Гыйлемҗанов яулады. Барлык катнашучылар да "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесенең Балтач бүлекчәсе призлары белән бүләкләнде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: