Баланы махсус утыргычысыз йөртү бөтенләй рөхсәт ителми! (видео)
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда кечкенә пассажирның тормышын һәм сәламәтлеген бары тик махсус утыргыч кына саклап кала ала.
Ел башыннан Татарстан юлларында пассажир балалар катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике бала һәлак булган, 31е зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре:
— каршы як полосага чыгу;
— светофор сигналы таләпләрен бозу;
— баланы махсус утыргычка тиешле рәвештә беркетмәү.
Баланы махсус утыргычысыз йөртү бөтенләй рөхсәт ителми!
Шуны онытмыйк! 50 км/сәг тизлектә бәрелешкәндә баланың авырлыгы якынча 30 тапкыр арта, баланы тотып калу мөмкин түгел, бәрелү көчен 10 метр биеклектән асфальтка егылу белән чагыштырып була.
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканда кечкенә пассажирның тормышын һәм сәламәтлеген бары тик махсус утыргыч кына саклап кала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев