Балык Бистәсе районында фура һәм җиңел машина бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте М7 юлының 886нчы чакрымында килеп чыккан.
(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районында “Лада Гранта” һәм Санкт-Петербург номерлары белән “Скания” машинасы бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 юлының 886нчы чакрымында булган. Җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Алар Казан республика клиник хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев