Хезмәт

Биш кеше зур авариядә зыян күргән

Урында янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полиция эшли.

Юл-транспорт һәлакәте бүген М7 трассасының 16 нчы чакрымында булды.

Татарстанда биш кеше М7 трассасында зур авариядә зыян күргән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Реклама

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бүген иртәнге сәгать 6.50дә М7 трассасының 16нчы чакрымында "Киа" машинасы каршы як полосага чыгып, "Газель" белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтләрендә шулай ук "Нексия" машинасы да зыян күрде.

Һәлакәт булган урыннан фотолар социаль челтәрләрдә пәйда булды. Алар бу вакыйга нәтиҗәсендә трассаның ябылуы турында хәбәр итә. Урында янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полиция эшли.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: