Бәйрәм иткәч, ире хатынын машина белән таптый
Тәтешле районының Әрибаш авылының Үзәк урамында Нефтекамада яшәүче 30 яшьлек исерек ир, ВАЗ-2115 автомобиле белән каршына килгән 25 яшьлек хатынын таптата.
Баш автоинспектор Динар Гыйльметдинов үз блогында Тәтешле районының Әрибаш авылындагы фаҗига турында язган. 9 мартта төнге 3ләрдә Әрибаш авылының Үзәк урамында Нефтекамада яшәүче 30 яшьлек исерек ир, ВАЗ-2115 автомобиле белән идарә итеп, каршына килгән 25 яшьлек хатынын таптата. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын шунда ук җан бирә.
Ирле-хатынлы бу авылга кунакка килгән була. Яшь хатын урамда җәяү йөреп килергә була, ире исә рульгә утыра, дип яза Өмет басмасы.
"Башинформ".
Фото: omet-rb.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев