Хезмәт

Чапма-кума, өлгерерсең болай да...

Аларда 8 кеше үлгән, 149 кеше имгәнгән.

6 майдан дөнья күләмендә юл хәрәкәте иминлеге дигән глобаль  атна башланды. Ул 12 майга кадәр дәвам итә.

Юлда иң куркыныч әйбер, иң күп очракта үлемгә китергәне – ул тизлек. Ел саен Рәсәйдә 4,5 мең тирәсе юл һәлакәте тизлек арттырудан килеп чыга. Нәтиҗәдә, меңләгән кеше үлә, меңләгән кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Быелның өч аенда гына да Татарстанда  тизлек режимын бозу аркасында 117  һәлакәт теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән, 149 кеше имгәнгән. Махсус  атналыкта ил күләмендә төрле чаралар үтә, акцияләр оештырыла. Аларның һәммәсе дә юлларда машина тизлеген арттырмаска, чапмаска, кумаска өнди.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: