Хезмәт

Иртәгә янәдән «Тоннель» аша чыгабыз

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора.

Күпме кисәтүгә дәкарамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, каеш такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 14 сентябрь көнне махсус профилактик чара «Тоннель» операциясе узачак.


Район ЮХИДИ булеге

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: