Исерек ата гаепле
Кечкенә кыз исерек әтисе белән кибеткә барганда фаҗигагә тарыган.
Зеленогорскида кечкенә бала поезд тәгәрмәчләре астында һәлак булган.
Фаҗига 22 февральдә әтисе белән йөргәндә була. 33 яшьлек ир һәм аның 9 яшьлек кызы тимер юл аша чыгарга ниятлиләр. Исерек ата кибеткә кадәр юлны кыскарту өчен шундый юл белән барырга булган.
Әтисе баланы кулыннан тоткан, ниндидер мизгелдә алар ике яктан килүче поездлар арасында калган.
Социаль челтәрләрдә таралган видеога караганда, алар хәвефсез булган калкулыкка барып җитә алмаган. Зур тизлектә барган поездларның җиле кызны туп-туры вагон астына ыргыткан. Ул шул урында һәлак булган. Аның әтисе составка тиеп кенә китә һәм юлга ава. Аңа берни булмаган.
Фото: pixabay.com/ru
Автор: Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев