Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Юллар, тизлек, өзелгән гомерләр...

Районыбызда быел кеше гомере өзелүгә китергән аварияләр булмады, ләкин республика буенча алып карасак, алар саны шактый күп.

Республика һәм район юлларындагы торыш, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау өчен район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин белән аралашып алдык. Юллардагы фаҗигаләрне булдырмый калуда шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә юл кагыйдәләрен үтәп хәрәкәт итәргә тиеш. 

Быел Татарстан территориясендә 1347 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 146 кеше һәлак булган һәм 1656 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Районыбыз территориясендә алты ай эчендә 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда республикада һәлак булучылар саны 34 кә арткан, шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны 174кә, ә төрле тән җәрәхәтләре алучылар саны 190га кимегән. 

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре — каршы як полосага чыгып хәрәкәт итү, тизлек режимын сакламау, иминлек каешларын куймау, автомобиль белән арыган хәлдә яки алкогольле эчемлек кулланган килеш идарә итү. Иң авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт һәлакәтләре булып, транспорт чараларының кара-каршы бәрелешүе тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында каршы як полосага чыгу белән бәйле 142 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 60 кеше һәлак булган һәм 243 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 

Шушындый төрдәге юл-транспорт һәлакәтләренә мисаллар китереп үтәсем килә. 

Казан-Малмыж-Кече Лызи юлында, ягъни Арбаш авылы фермасы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә алкоголь кулланган килеш руль артына утырган «Лада Приора» машинасы шоферы идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Ока» машинасына килеп бәрелә. Икенче автомобиль шоферының сәламәтлегенә зур зыян килә. 

Балтач ягыннан килеп, Сосна авылына кереп китә торган юлда булган һәлакәттә шулай ук шофер зыян күрде. «Лада Ларгус» машинасы белән такси хезмәтен үтәүче шофер авыл эченнән чыкканда, төп юлдан килүче «Рено Логан» машинасына юл бирмичә, авария китереп чыгарган иде.

25 май көнне Таузардан Түбән Кенәгә таба борыла торган чатта «Лада Ларгус» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз шофер Хәсәншәех ягыннан килүче «Лада Гранта» машинасына юл бирмичә, авария китереп чыгара. Нәтиҗәдә «Лада Гранта» белән идарә итүче шофер һәм аның пассажиры зыян күрәләр.

Шөкер, районыбызда быел кеше гомере өзелүгә китергән аварияләр булмады, ләкин республика буенча алып карасак, алар саны шактый күп.

20 июнь көнне көндез Аксубай районында «ВАЗ 2115» автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сайламыйча, автомобиль белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Лада приора» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә бу ике автомобильдәге барлык 5 кеше дә һәлак була. «ВАЗ 2115» автомобилен йөртүче һәм аның 2 пассажиры иминлек каешын эләктермәгән дә булганнар. 

22 июнь көнне Баулы районында «Рено Логан» машинасы белән идарә итүче 63 яшьлек шофер Казан-Оренбург автоюлында автомобиль белән идарәне югалтып, каршы як полосага чыга һәм «Рено Сандеро» белән бәрелешә. Бу юл-транспорт һәлакәтендә бары тик «Рено Сандеро»ның пассажиры гына исән калган. Өч кешенең гомере өзелгән. 

Шушы урында минем машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә! Яңгыр яуганда иминлекне тәэмин итәр өчен тиешле тизлекне сайларга кирәк, ә явым-төшем мул булганда, куркынычсыз урында туктап, һава торышының яхшырып китүен көтәргә киңәш ителә. 

Моннан тыш, сезон буенча шиннар кулланырга кирәк, шул ук вакытта протекторның тирәнлеге җитәрлек булырга тиеш, гадирәк әйткәндә, искермәгән. 

Җәйге сезон җитү белән юлларда юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы велосипедчылар саны арта. 17 июнь көнне көндез М-7 автоюлында «Киа» автомобиле белән идарә итүче 24 яшьлек шофер егет 69 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Нәтиҗәдә, велосипедчы урында ук вафат була.

19 июнь көнне «Яңа Чаллы-Зәй-Әлмәт» автомобиль юлында, «Киа» автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз яшь велосипедчыга бәрелә. Нәтиҗәдә, велосипедчы вафат була. Ике очракта да велосипедчылар юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юлны велосипедларда ашыкмыйча гына кисеп чыкканнар, ә машина йөртүчеләр тиешле тизлекне сайламаган, шуңа да бу факт аларга фаҗигане булдырмый калырга мөмкинлек бирмәгән. Барлык велосипедчыларга, самокатлар, индивидуаль мобильлек чаралары белән идарә итүчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә, юлны җәяүлеләр кичүе буйлап, велосипедтан төшеп чыгарга кирәк. Үзегезнең хәрәкәт итү чарасына төрле яктылык җайланмалары урнаштырыга һәм үзегезгә дә яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга кирәк, шул очракта сез машина йөртүчеләр өчен үзегез дә күренеп торырлык булачаксыз. 

Җәяүлеләр катнашында быел 363 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда 22 җәяүле вафат булган һәм 355е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Руль артына алкогольле эчемлек кулланып утыру очраклары да кимеми. Бу урында райондашларыбызга мөрәҗәгать итәсебез килә.

Руль артында эчкечелек проблемасына битараф калмыйча, үз вакытында полициягә хәбәр итсәгез иде, шул исәптән республиканың һәр районында булдырылган аноним Телеграм-каналлар аша. Сезнең һәр хәбәрегез, барыннан да элек, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртып, аларның гомерен саклап калуга китерәчәк. 

Балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләренә дә тукталып үтәсе килә. Ярты ел нәтиҗәләре буенча балалар катнашында 176 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 бала һәлак булган һәм 192се төрле тән җәрәхәтләре алган. Исегезгә төшерәбез, узган атнада Балтачыбызда да ике җәяүле яшүсмерне бәрдерделәр. Шөкер, алар исән калды.

Пассажир балалар катнашындагы аварияләр дә аеруча борчый. Агымдагы елда алар катнашында 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, 2 баланың гомере өзелгән һәм 69ы яраланган. Балигъ булмаган пассажир катнашындагы авария районыбызда да булды. М-7 «Волга» автоюлында, ягъни өстәге кольцевойда Малмыж ягыннан килүче, «Хендай Солярис» автомобиле белән идарә итүче шофер кольцевойдан хәрәкәт итүче «Лада Гранта» машинасына юл бирмәү сәбәпле, икенче автомобильдәге бала зыян күргән иде.

Җәйге сезон башлану белән юлларда мототехника саны артты. Кызганычка каршы, мондый транспортлар белән идарә итүче балалар саны районыбызда да арта бара. Күп кенә ата-аналар моның үз артыннан бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген тулысынча аңламыйча, үз балаларына «куркыныч» уенчыклар (мотоцикллар, питбайклар, скутерлар) сатып ала. Бүгенге көндә мототранспорт катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 17 бала җәрәхәтләнгән.

Быел 1 июньдә (Балаларны яклау көнендә) Арча районында 14 яшьлек ике мотоциклчы тимер юл кичүендә тыелган сигнал булуга карамастан, чыгып, поезд белән бәрелешкән. Мотоцикл йөртүчеләрнең икесе дә һәм тагын бер 14 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган. 12 июльдә 12.10 сәгатьтә Лаеш районының Сокуры авылында «Kia» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, юл чатына якынлашканда, юлны бирмәгән һәм уңнан якынлашып килүче 10 яшьлек бала идарә иткән квадроцикл белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бала алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була, аның 13 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр ала. Икесе дә мотошлемсыз булалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны транспорт белән идарә итүгә якын китермәгез. Мондый куркыныч «уенчыклар» белән идарә итү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын алдан ук уйлагыз. Һәрбер юл кагыйдәсе кан белән языла, диюләрен онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев