Хезмәт

Картинг ярышына рәхим итегез!

24 февраль көнне “Сөт-май комбинаты” янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган картинг ярышлары уздырыла.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының Балтач бүлеге һәм ДОСААФ оешмалары тарафыннан 24 февраль көнне “Сөт-май комбинаты” янындагы стоянкада яшьләр арасында Ватанны саклаучылар көненә агышлынган картинг ярышлары уздырыла.

Ярышлар 4 төрле машиналарда үткәреләчәк: Стриж”, “Хонда-200” – 8-14 яшьтәге егетләр һәм кызлар, "Хонда-270” –12-17 яшьлекләр, “125А” – 13-15 яшьлекләр. Ярышларда күрше районнардан да катнашучылар көтелә. Катнашучыларга көч бирү өчен 24 февраль көнне ярышларда көтеп калабыз.


Балтач районы ЮХИДИ бүлеге.

Фото: ЮХИДИ бүлеге.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: