Хезмәт

Казан-Боровое Матюшино юлындагы һәлакәтнең видеосы пәйда булды

Юл-транспорт һәлакәте турында социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Казан-Боровое Матюшино трассасындагы кичәге һәлакәт турында социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте. Әлеге һәлакәт урыныннан видео да пәйда булды.

Һәлакәтнең «Ауди» белән «Лада Приора» автомобильләре катнашында булуы күренә. Видеоязма кадрларында Россиядә җитештерелгән автомобильнең шактый зыян алганлыгы билгеле.

Расланмаган мәгълүмат буенча юл һәлакәтендә бер кешнең гомере өзелгән. Зыян күрүчеләр саны һәм һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

 

Фото: соцсети

 
Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: