Хезмәт

Казанда исерек машина йөртүче каршы як полосадагы машинага бәрелгән

Авария кичә кич Авиатөзелеш районында булган.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Казанда "Шевроле" машинасындагы исерек йөртүче авария китереп чыгарды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Якынча мәгълүмат буенча, кичә кичке якта 41 яшьлек исерек йөртүче "Шевроле Лачетти" машинасында Челюскин урамыннан барганда, идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Бу машина 47 яшьлек хатын йөрткән "Тойота" белән бәрелешкән.

Авариядә ике йөртүче дә җитди имгәнгән. "Ашыгыч ярдәм" табиблары ир-атта күкрәк читлеге имгәнүен, хатын-кызда баш мие селкенүен ачыклаган.

  Фото: соцсети

Реклама
Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: