Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты
69 яшьлек йөртүче идарә иткән машинаның "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китә. 35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.
(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда әнисе белән кызы һәлак булган юл фаҗигасенең видеосы чыкты. Юл фаҗигасе төшерелгән кадрларны "Татар-информ"ның шәхси чыганагы тапшырды.
"Татар-информ" Казанның Мәскәү районында Ибраһимов проспектындагы 326нчы йорт каршында 69 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мицубиси" машинасының "зебра" дан чыгып барган хатын-кыз белән аның кызын бәрдереп китүен хәбәр иткән иде.
35 яшьлек хатын-кыз белән аның 10 яшьлек кызы алган имгәнүләрдән "Ашыгыч ярдәм" машинасында вафат булган.
Фото: скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев