Хезмәт

Коточкыч хәл! Авария 30 яшьлек хатынның гомерен өзгән

30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Nissan Qаsнqаi” автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән

Башкортостанда өч автомобиль бәрелешеп, бер кеше үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Дүртөйле – Нефтекамск автоюлының 56нчы чакрымында 30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Nissan Qаsнqаi” автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Аннары “Лада” үзе белән бер якка баручы “ВАЗ-2114” белән дә бәрелешкән. 

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе урында ук үлгән. Аның 30 яшьлек пассажирын, “Nissan Qаsнqаi” автомобиле йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.

tatar-inform.tatar

фото: proufu.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: