Хезмәт

Әлеге минутларда “Тоннель” операциясе бара. Кайда?

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан “Тоннель” операциясе уздырылып тора.

Күпме кисәтүгә дә карамастан, кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, иминлек каешы куймыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә. Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән, хәзерге вакытта Кече Лызи авылында махсус профилактик чара – “Тоннель” операциясе бара.

Район ЮХИДИ бүлеге

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: