М-7 юлында авариядә әтисе, әнисе, ике кызы үлә, дүрт яшьлек бала гына исән кала

Җиңел машина идарәсен югалтып, каршы як полосага чыга һәм дүрт машина берьюлы бәрелешә.
10 гыйнварда Чувашиянең Козловский районында көндезге уникеләр тирәсендә авария була. М-7 трассасында Янгильдино авылы янында Shevrolet Orlando идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Ул Scania машинасының артына килеп керә. Бу вакытта Scania артыннан «Камаз» машинасы килә. Җиңел машина «Камаз» га да бәрелә. Scania машинасы исә «Лада Калина»га бәрелә. Авариядә дүрт кеше һәлак була. Бу турыда Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Shevrolet Orlando белән 48 яшьлек ир-ат, Scania белән 54 яшьлек ир-ат, «Лада Калина» белән 24 яшьлек егет идарә итә, «Камаз» белән идарә итүче кеше турында белешмә бирелми.
Мәрхүмнәр барысы да Shevrolet салонында була. 48 яшьлек ир-ат, аның 45 яшьлек хатыны, аларның 15 яшьлек кызы авария урынында ук җан бирә, 7 яшьлек кызлары да имгәнә. Баланы хастаханәгә алып китәләр, тик юлда ул да үлә. Бу гаиләнең дүрт яшьлек кечкенә баласы гына исән кала. Нәни кызны хастаханәгә илткәннәр. Бала да бик күп травмалар алган. Бу гаилә Мәскәү өлкәсендә яшәгән.
Авариядә тагын ике кеше — «Лада Калина» йөртүчесе һәм аның пассажиры имгәнә.
Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.
Тулырак: Интертат
Фото: 21.мвд.рф
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 21:41БДИны ни өчен катлауландыралар? Чыгарылыш укучыларын нинди яңалыклар көтә?10200
-
24 гыйнвар 2021 - 20:11Безнең команда булмаса да, анда безнекеләр бар Шушы көннәрдә Мәскәү янында узачак ярышларга самолетта очтылар.16701
-
24 гыйнвар 2021 - 18:41Тиз дә, җайлы да Әлеге салат белән безне гел хезмәттәшебез Гөлия Әхмәтҗанова сыйлый.29201
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар50000
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар142800
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...91601
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»59401
-
23 гыйнвар 2021 - 20:11Гаиләбезгә килгән зур кайгы. 2020 елның 28 декабрендә көтмәгәндә гаиләбезгә бик зур кайгы килде.54701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика