Хезмәт

Өч кеше утырган чит ил машинасы агачка килеп бәрелгән

Һәлакәт Олы Подберезье авылында булган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/11/191387/

Кайбыч районында өч кеше утырган чит ил машинасы агачка килеп бәрелгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Һәлакәт бүген 5.00 сәгатьтә Олы Подберезье авылында булган. Киров урамында «Тойота» автомобиле юлдан чыгып китеп, агачка бәрелгән», – дип сөйләде һәлакәт шаһитлары.

Нәтиҗәдә чит ил машинасына утырган ике хатын-кыз һәм ир-ат хастаханәгә озатылган. Машина йөртүче зыян күрмәгән.

Реклама

 

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/11/191387/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: