Россиядә үзгәрүчән юл билгеләре куячаклар
Электрон билгеләр автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда булачак.
(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). Россия юллары буйлап яңа төрле билгеләр куялар. Алардагы мәгълүмат алмашучан булачак. Бу турыда Россия юл фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән "Известия" хәбәр итте.
Әлеге билгеләр юлдагы шартларга - явым-төшемгә, күз күременә карап, автомат рәвештә оптималь тизлек режимын билгели. Электрон билгеләрне автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда куячаклар. Экспертлар фикеренчә, мондый билгеләр юлларда иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев