Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Шоферларга таныш йөзләр

Ел дәвамында газетабыз битләрендә без алар белән берлектә «Юл – чакрымнар йомгагы» дигән проект эшләп киләбез

3 июль көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Ел дәвамында газетабыз битләрендә без алар белән берлектә «Юл — чакрымнар йомгагы» дигән проект эшләп киләбез. Анда район юлларында булган аварияләрне дә язабыз, кагыйдә бозган очракта нинди штрафлар яки кисәтүләр каралганлыгын да бәян итәбез, исерек килеш руль артына утырган шоферларны да «яктыртабыз» һәм сездән килгән сорауларга җаваплар бирәбез. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без ДАИ хезмәткәрләре белән якыннан танышып һәм сезне дә таныштырып үтәргә булдык.

Бүген дәүләт автоинс-пекциясенең ролен бәһаләп бетергесез. Елдан-ел юлларда транспорт чараларының саны арта, шуның нәтиҗәсендә юллардагы хәрәкәт тә киеренкеләнә. Мондый хәлдә инспекторларның эше тагын да авырлаша, ләкин шул кадәрле мөһим дә булып кала.

Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч, берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр. Арабызда иминлек каешын эләктерми, балаларын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар кеше гомерен хәвеф-хәтәрдән саклап калыр өчен тырышалар. Күз алдына да китерүе авыр: дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде?! Бүгенге көндә дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсендә биш инспектор хезмәт куя.

Рафил Шәймөхәммәтов район ЮХИДИ бүлеге белән 8 ел җитәкчелек итә. Туып үскән авылы Алан мәктәбен тәмамлаганнан соң Рафил Алабугадагы махсус милиция мәктәбендә белем алып, Балтач эчке эшләр бүлегендә оператив хезмәткәр буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. 2005 елдан тикшерүче вазыйфасына күчә, 2009 елда читтән торып Казан юридик институтына укырга керә. Шунда укыган вакытта, ягъни 2011 елда Рафил ЮХИДИ бүлегендә пропаганда инспекторы булып эшли башлый һәм 2015 елдан шушы бүлеккә җитәкче итеп билгеләнә.

— Безгә күптөрле кешеләр белән эшләргә, алардан күптөрле сүзләр ишетергә туры килә. Араларында рәхмәт әйтүчеләре дә бар. Мәсәлән, районыбыз территориясендә юл кырыена төшкән я үрле җирләрдә бозлавык вакытта менеп җитә алмыйча, юлны каплаган зур йөк машиналарына, аларның шоферларына без һәрдаим ярдәм итеп торабыз. Үзебез техника табып юл кырыена төшкәннәрен тарттырып чыгарабыз, кышкы салкыннарда шоферлары җылыда булсын дип үзебезнең машинага утыртабыз, хастаханәгә илтеп куйган чаклар да булып тора. Без моны кайдадыр язсыннар өчен түгел, ә кешегә ярдәм итү өчен эшлибез. Безнең төп эш беркетмә төзү генә түгел, юлда иминлек сак-лау бит, — ди Рафил Равилевич.

Административ практика инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Искәндәр Мөбарәкшин Борнак авылы егете. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң КФУның юридик факультетында белем ала. Аннан армия сафларында радиация, химик һәм биологик саклану гаскәрләрендә хезмәт итә.

— Мин мәктәптә укыган вакытта ук юридик факультетта укырга теләдем. Ә инде югары уку йортында белем алган вакытта киләчәктә эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәсе килү теләге туды. Теләгем 2016 елда тормышка ашты һәм мин район ЮХИДИ бүлегенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә минем төп вазыйфам — инспекторлар төзегән беркетмәләрне карап, базага кертеп, судка әзерләү. Дөрес, күпчелек очракта инспекторлар үзләре үк урында карар чыгарып беркетмә төзи, тик шоферлар арасында юл кагыйдәләрен тупас бозучылар да бар. Боларга инде рөхсәт ителмәгән җирдә транспорт чарасын узарга чыгучылар, алкоголь кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләр һәм башкалар керә, — дип сөйләп үтте Искәндәр.

Рәниф Галимбеков Бөрбаш авылында туып үскән. Урта белем алганнан соң ике ел эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт иткән. 2008 елда хезмәт юлын районның ведомстводан тыш сак бүлегендә башлап җибәрә һәм 2016 елга кадәр, район ЮХИДИ бүлегенә күчкәнче шунда эшли. Рәнифнең төп вазыйфасы — транспорт чараларының торышын, техник күзәтү (техосмотр), автобусларның төзеклеген тикшерү, оешмалар белән эшләү. Әңгәмәдәшемнән хезмәтләренең авыр якларын да сорап үттем...

— Эшли башлаган гына елымда 12 июльдә иртәнге якта авариягә чыгарга туры килде. Машинаның арткы мосты шофер өстенә төшеп, яшь егетнең гомере өзелгән иде. Эх, иминлек каешын куйган булса, исән дә калган булыр иде, дигән уй калды шул вакытта. Менә шул хәлне күз уңында тотып, әле дә иминлек каешын куймаган шоферларны туктатып, куегыз ременегезне, дип киңәш бирәм. Кайсы аңлый, кайсы юк инде, — ди полиция капитаны Рәниф Галимбеков.

Булат Хәбибрахманов 2006 елда Куныр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казанда полициянең патруль-пост хезмәтендә эшкә урнаша. Шул ук вакытта Казан юридик институтында читтән торып белем ала башлый. 2015 елда Балтачның ЮХИДИ бүлегенә күчеп, хезмәт юлын туган районында дәвам итә. Биредә ул юл патруль пост хезмәте инспекторы вазыйфасын башкара. Аның төп эше административ хокук бозучыларны ачыклау.

— Шушы еллар дәверендә күп кенә кагыйдә бозучыларны туктатырга туры килде, шуны ассызыклап әйтәсем килә, араларында яшьләр бик күп. Әле яңа гына диярлек машина йөртү хокукы алган яшь егетләр зур тизлектә бистә, авыл урамнары буенча йөриләр һәм аның нәтиҗәсен уйламыйлар, — ди Булат.

Инспекторлар арасында бу эшне әлерәк кенә башкара башлаганы ул — Владислав Волков. Дорга егете. Урта белем алганнан соң укуын Россия дәүләт гуманитар университетында дәвам итә һәм шунда белем алганда, хезмәт юлын полициянең патруль-пост хезмәтендә башлап җибәрә. 2010 елда укуын тәмамлап, диплом алган егетне армия хезмәтенә алалар. Аннан кайткач ул Казанда эчке эшләрдә эшләвен дәвам итә, тик бу юлы инде участок вәкиле буларак. 2015 елга кадәр шул вазыйфада эшләп, 2016 елда туган ягына кайтырга була һәм район эчке эшләр бүлегенең спецприемнигында җитәкче булып хезмәт куя башлый. Шул елның көзендә Владиславка участок вәкиле вазыйфасын тәкъдим итәләр. Шул вакыттан 2022 елга кадәр Владислав участок вәкиле булып эшли һәм узган ел ЮХИДИдә хезмәт куя башлый.

Сменага кергәндә инспек-торларның махсус әйтә торган берәр сүзләре бармы, дип сорамый кала алмадым Владиславтан.

— Өйдән чыгып киткәндә үк тыныч узсын иде, эштән сөенеп кайтырга язсын иде, дип теләп чыгып китәм, — диде ул.

ДАИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, коеп яуган яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкаруда. Шул ук вакытта, юллардагы иминлекне саклау белән беррәттән, районыбызның тәрбия һәм белем бирү учак-ларында төрле чаралар да үткәрәләр. Формадан килгән хезмәткәрләрне күреп кайсы гына бала киләчәктә мин дә полиция хезмәткәре булам дими икән?!

Бәйрәм уңаеннан барлык ЮХИДИ хезмәткәрләрен, шушы өлкәдә эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Хезмәтләренең — уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телибез.

Редакциядән: Шушы коллективта хезмәт куючы, балаларга кече яшьтән үк юл кагыйдәләренең мөһимлеген аңлатучы Лилия Һадиева хакында проектыбызның чираттагы чыгарылышында укый алачаксыз.

Җитәкче буларак минем халыкка шундый мөрәҗәгать белән чыгасым килә. Без беркетмә төзибез икән, халык аны тискәре яктан гына кабул итә. Профилактика чарасы буларак барганын аңламый. Быел гына без мотоцикл белән идарә итүче күпме баланы тоттык, алар исәпкә куелды, әти-әниләренә штраф салынды. Әти-әни бу очракта безне начар итеп күрә инде, ә шуның аркасында балабыз исән калды бит әле дигән уй аларга килми. Шушы профилактик чаралар нәтиҗәсендә күпме кешеләрнең гомерләрен саклап калуыбызны бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Тагын шуны әйтәсем килә ватсапта хәзер безнең кайда эшләгәнне хәбәр итеп торучы төркемнәр бик күп. Без юлларда исерек шоферлар йөрмәсен, кемнеңдер баласының, якынының гомерен өзмәсен дип тырышабыз, ә шушы төркемдә хәбәр итеп торучылар андый шоферларга үзләре үк рәхәтләнеп йөрергә юл ача. Бер генә мәлгә уйлансын иде алар, ә минем баламның яки туганымның гомерен өзсә шундый кеше, дип...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе