Реклама
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.
(Казан, «Татар-информ»). Ульяновскидан килгән йөк машинасы Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Машина йөртүчесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде.
Кичә якынча көндезге сәгать өчләрдә Яшел Үзән районының Новониколаевск бистәсе янында бер йөк машинасы борылышта икенчесенә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, машиналар бәрелешә. Көчле бәрелүдән машиналарның берсе юл кырыена төшеп киткән. Татарстаннан булган йөк машинасы — шиннар, ә Ульяновскидан булганы буяулар төягән булган.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсенең башы һәм кулы җәрәхәтләнгән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз