Татарстанда М7 трассасында, фурага ут капкан
Юл һәлакәте кичә иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында, йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядән соң, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада да хәрәкәт ябылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Һәлакәт вакытына Казан – Уфа трассасының 955нче километрында дүрт полосаның икесе ябылган. Урында юл хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.
«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесендә машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Яшел парковка» янында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Йөк машинасына ут капкан, ә җиңел автомобиль тимер өеменә әверелгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправтодор», соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев