Реклама
Авыр тән җәрәхәтләре алган мәктәп укучысын җирле хастаханәгә озатканнар.
Түбән Камада җиңел автомобиль башта мәктәп укучысын бәрдергән, шуннан соң юл читендә туктап торган йөк машинасына килеп сыланган.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кичен Бызов урамында 7нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешсез урында юл аркылы чыккан 10 яшьлек малайны бәрдергән. Шуннан соң каршы як полосага чыгып, юл читендә туктап торган «КАМАЗ» автомобиленә килеп сыланган.
Юл һәлакәтендә авыр тән җәрәхәтләре алган мәктәп укучысын җирле хастаханәгә озатканнар.
Фото: Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз