Хезмәт

«Тоннель» операциясе үтәчәк. Кайчан?

Район территориясендә иртәгә, ягъни 12 октябрь көнне махсус профилактик чара - «Тоннель» операциясе узачак.

Реклама

ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан ай саен юл кагыйдәләрен бозучыларны киметү максатыннан «Тоннель» операциясе уздырылып тора. Күпме кисәтүгә дә карамастан кагыйдә бозу очраклары кимеми. Исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә итүче, каеш такмыйча яисә баланы махсус утыргычка утыртмыйча йөрүчеләр, тизлекне арттыручылар гел күзәтелә.  Юллардагы иминлекне тәэмин итү, профилактика-аңлату эшләрен көчәйтү, райондашларның гомерләрен саклап калу, юл кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү йөзеннән район территориясендә иртәгә, ягъни 12 октябрь көнне махсус профилактик чара - «Тоннель» операциясе узачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: