Хезмәт

Транспорт һәлакәте аркасында Казанның Дәрвишләр бистәсендә җитди бөке хасил булган

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоны авария шаһитының социаль челтәр битендә урнаштырганнар.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Тынычлык урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Кадрларда бер машинаның җитди зыян күргәнлеге ачык күренә - автомобильнең капоты тулысынча яньчелгән. Икенче автомобильнең алгы пассажир ишеге зыян күргән.

«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Дәрвишләр бистәсенә керү юлында күп чакрымлы бөке барлыкка килгән.

Реклама

Зыян күргән кешеләр барлыгы-юклыгы турында мәгълүмат ачыклана.

Фото: соцсети

 

 

Теги: дтп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: