Хезмәт

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген иртән, Татарстанның Питрәч районында булган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән.
"Һәлакәт М-7 трассасының Мамадыш тракты белән Биектау юл аермасы арасында булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә, зур бөке хасил булды", - дип хәбәр итә һәлакәт шаһиты.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда төркеме ачыклык керткәнчә, анда "Киа Спортедж" һәм "УАЗ" автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, ике йөртүче дә тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/05/24/98112/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: