Хезмәт

Юлда һәрчак хәвеф бар

Юлларда машиналар хәрәкәте айлап арта барган хәзерге чорда аларда иминлек тәэмин итү мөһим проблемаларның берсе. Районда хәзер 11500ләп машина бар. Узган ел гына 740 өстәлде. Бу уңайдан безнең районда эш ничек тора. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин белән шул хакта сөйләштек.

- Башка районнарга караганда бездә хәл чагыштырмача әйбәт. Республикада авыл районнары арасында беренче урында барабыз. Шоферлар да тәртиплерәк димме. Юлдагы инспекторларга, алар куйган законлы таләпләргә хөрмәт бар. Бу күрсәткечләрдә дә чагыла. Алар ел саен бер чамада тора. Күңелгә ятышлы булмаса да, безнең хезмәттә бу юллардагы төрле бәрелешләр, тәртип бозулар санында чагыла. Узган ел районда 43 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 1 кеше үлде, 77се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. 2011нче елга карата аерма юк диярлек.
- Юл һәлакәтләре күбрәк кем гаебе белән, нинди очракларда килеп чыга?
- Мәсәлән, узган елгы статистикада үлемгә китергән бердәнбер очрак велосипедта йөрүче булды. Авыр тән җәрәхәтләре белән тәмамланган һәлакәтләрне тикшергәндә шоферларның, пассажирларның саклык каешларын эләктермәү очраклары ачыкланды. Машина бәрелә-нитә калганда кешеләрнең сәламәтлеген саклап калуда бу каешлар нык ярдәм итә бит, югыйсә. Утыргач та эләктереп куюның бер авырлыгы да юк. Аннан, кая ашыгабыздыр, күпләр тизлекне арттырып үз гомерләрен дә, башкаларныкын да куркыныч астына куялар. Узган елгы һәлакәтләрнең 16сына тизлек режимын бозу сәбәпче. Безнең юлларның югары тизлек өчен исәпләнмәгәнлеген онытып җибәрәләр. Аннан юлда барганда араны дөрес сакламау, туктаганда яки кузгалып киткәндәге саксызлык нәтиҗәсендә дә бәрелешүләр булды. Кышкы айларда юллардагы тайгалак, кар һәлакәтләр артуының бер сәбәбе булып тора. Узган елгы һәлакәтләрнең 9ы шул сәбәпле булды. Шуңа күрә бу сезонда тизлек режимын саклау аеруча мөһим. Һәлакәтләрнең 58 проценты торак пунктлар эчендә булуын искәртергә кирәк. Монда тагын бер тапкыр «Ашыгабыз» дип әйтәсе килә. Торак пунктлар эчендәге тизлекне 40 яки 60 километрдан арттыру тыела дигән юл билгеләрен санга сукмауның ахыры еш кына аяныч тәмамлана. Урамнар кисешкән чатларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
- Болары һәлакәтләр турында. Әнә шуларны булдырмас өчен юл йөреш кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү буенча эш ничек тора.
- Бүлектә 5 кенә кеше эшләсәк тә, постка чыкмаган көннәр юк. Камералар да куллана башладык. ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 4170 тәртип бозу очрагы теркәлде, аның 129ы транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен. Камералар аша килгән 27772 тәртип бозу очрагының 23602сендә тизлекне арттыру турында язылган иде.
- Быелның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар суммасы да шактый арта бугай.
- Әйе. Мәсәлән, каршы як полосага чыккан өчен җәза кырысланды. Җәзаның нинди булачагы машина йөртүченең бу кагыйдәне ничәнче тапкыр бозуына бәйле. Әйтик, беренче тапкыр каршы як полосага чыксаң 5000 сум күләмендә штраф салына, яки 4-6 айга таныклыгыңнан мәхрүм ителәсең. Ә инде икенче кат бозсаң, таныклыгыңны бер елга алачаклар. Кагыйдә бозуыңны камера «күрсә», 5000 сум штраф түлисең.
Каеш эләктермәгән, мотоциклда шлемсыз йөргән, баланы махсус коляскасыз утырткан өчен моңа кадәр штраф 500 сум иде, киләчәктә 1000 сум булачак. Йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән көенчә рульгә утырган өчен дә штраф суммасы артачак, әлегә 2500 сум. Аннан транзит номеры белән - 20, болай номерсыз 10 көн генә йөреп була. Шуннан үтеп китсә, 5000 сум штраф түлисең. Штрафларыңны 1 ай эчендә түләмәсәң дә җәза каты. Мәсәлән, 100 сум өчен 15 тәүлеккә кадәр утырып чыгарга яки 1000 сум штраф өстәп түләтергә мөмкиннәр.
- Штраф бәяләре коточкыч икән. Машинаң белән юлда кагыйдәләрне үтәп, тәртипле йөрүең хәерле.
- Әйе. Кесәңнән көтелмәгән акчалар да чыгып китми, һәлакәткә дә юлыкмыйсың. Һәр көн өеңә гаиләңне сөендереп, исән-имин кайтасың. Ә кагыйдәләрне үтәмисең икән, юлда һәрчак хәвеф бар. Быелның беренче аенда ук һәлакәтләр күп теркәлде.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: