Юлларда хөрмәт бетте... тагын юл һәлакәте
Бер-беребезгә карата рәхимле, ихтирамлы булсак иде, хөрмәтле шоферлар!
Юл кагыйдәләрен саклык белән үтәп йөргән өлкән буын шоферларының соңгы вакытта еш әйтелә торган сүзе бу. Хәер, ник яшереп торырга, күбебез башкаладагы кебек йөрергә тырыша. Әрсез булырга кирәк, имеш, йоклап торсаң, сәгатьләр буе кузгала алмассың. Ярар, калаларда бер-береңне белмә ди, ә биредә бит без һәммәбез дә Балтач халкы, райондашлар дигән исем йөртәбез. Райондашыңа юл бирмәү дигән сүз инде бу. Әнә, кичә бистәдә редакциягә җитәрәк булган авария дә һаман да шул юл бирмәүдән килеп чыккан. Әле ярый зыян күрүчеләр юк. Бер-беребезгә карата рәхимле, ихтирамлы булсак иде, хөрмәтле шоферлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев