Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

1 июльдән машина йөртүчеләр өчен нинди яңа кагыйдәләр булачак?

Машина йөртү таныклыгы алу яки вакыты чыкканын озынайту өчен медицина тикшеренүе тәртибе дә үзгәрә.

Россиядә июльдә автомобильчеләр өчен берничә яңа кагыйдә кертелә. Бу турыда Autonews басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

1 июльдән илгә түбәндәге машиналарны алып кайту тыела: руле уң якта булган үзбушаткыч машиналар һәм төзелеш өчен махсус техника, микроавтобуслар, манипуляторлы йөк машиналары һәм пассажир автобуслары. Бу транспорт чаралары барысы да М2 һәм М3 категориясенә карый.

Шулай ук июльдән башлап машина конструкциясенә үзгәрешләр кертүне рәсмиләштерү өчен кагыйдәләр кертелә. Газ-баллонлы җиһаз, лебедок, фаркол һәм багажник кую — машина конструкциясен үзгәртү санала. Хәзер моның өчен машинаны махсус лабораториядә тикшертергә кирәк була. Әлегә рөхсәтне читтән торып та алып була иде, кайсыбер фирмалар фотография буенча гына да рөхсәт рәсмиләштерде.

1 июльдән машина йөртү таныклыгы алу яки вакыты чыкканын озынайту өчен медицина тикшеренүе тәртибе үзгәрә. Кайбер кешеләргә өстәмә анализлар бирергә туры киләчәк. Яңа кагыйдә табиб-нарколог алкоголь яки наркотик куллану билгеләре тапкан кешеләргә кагыла.

Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре права яңа закон