Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

1 марттан техосмотрны яңача узабыз: нинди яңалыклар кертелде?

Яңалыклар иң элек машиналарын техник күзәтү узарга тәүге мәртәбә алып баручыларга кагыла.

Калганнарның исә рөхсәтен ярты елга озайттылар. Дөрес, ЮХИДИ идарәсе тикшерүне вакытында узарга киңәш итә.

Билгеле булганча, җиңел машиналар – 4, йөк автомобильләре һәм автобуслар исә 5 «яшен» тутыргач кына техосмотр уза башлый. Нәкъ менә шундый транспорт хуҗаларына техник күзәтү мәсьәләсендә яңалыклар белән хәзердән үк танышырга туры киләчәк. Яңалыклар нидән гыйбарәт? Беренчедән, диагностика карталарының барысы да электрон рәвештә булачак һәм махсус системага кертеләчәк. ОСАГО полисы сатып алганда иминиятләштерүче кирәкле мәгълүматны әнә шуннан караячак. Кәгазь документны сорап алганда гына бирәчәкләр. Анысы машина белән чит илгә чыкканда булырга мөмкин.

Тикшерү узганда бу эшнең кайда һәм кайчан булганын билгеләп, машинаны алдан фотога төшерәчәкләр. Шунсыз техосмотр узып булмый. Эш беткәч, тагын бер мәртәбә арттан фотога төшерергә туры киләчәк. Җиңел машиналарга тикшерү уздыру өчен 30 минут вакыт бирелә. ЮХИДИгә исә тагын бер эш өстәлә. Инспекторлардан башка, автобуска техосмотр уздыру мөмкин булмаячак. Аларга ни өчен аерым игътибар бирелгәне аңлашыла инде.

Әнә шундый кагыйдәләр кертеп, диагностика картасын тикшерү узмыйча гына алу очракларыннан котылырга, юлдагы иминлекне арттырырга ниятлиләр. ЮХИДИ вәкилләре тикшерү пунктларын тагын да ныграк тикшерергә җыена. Әйтик, оешма көненә 30 машина тикшерергә сәләтле, ә чынлыкта бу сан артыграк икән, бу инде – аларга аерым игътибар биреләчәк дигән сүз. Хокук бозу ачыкланса, оператор эшсез калачак. Сүз уңаеннан, Татарстанда 36 районда техосмотр уздыру белән барлыгы 57 оператор шөгыльләнә. Аларның 104 пункты бар. Ел башында исә андый урыннар 60ка күбрәк булган. Таләпләр катгыйлангач бу сан тагын кимергә мөмкин әле.

Билгеле булганча, 1 февральдән 30 сентябрьгә кадәр техосмотр узарга тиешле искерәк машина хуҗаларына Россия Хөкүмәте карары белән тагын 6 ай вакыт бирделәр. Әйтик, диагностика картасының вакыты 2 мартта чыккан икән, тикшерүне 1 октябрьдә узарга мөмкин әле. Ләкин Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов көне килеп җиткәнне көтеп утырмаска киңәш итә. Ахыр чиктә, барысы да кеше иминлеге белән бәйле. Мартның беренче 4 көнендә Татарстанда 608 транспорт чарасын яңа кагыйдәләр буенча тикшергәннәр.

Сер түгел, техосмотр мәсьәләсенә барлык йөртүчеләр дә җитди карамый. Заманында бу эш белән ЮХИДИ шөгыльләнде. Соңыннан ул шәхси кулларга күчте. Штрафы да юк. Бары такси машиналары, автобуслар һәм куркыныч йөк ташучы йөк автомобильләрен генә тикшерәләр. Шуңа күрә юлда техосмотрсыз ничә машина йөргәнен беркем дә әйтә алмый. Моны бары ОСАГО полисы булмаган машиналар саныннан гына чамалап була. Ник дигәндә, машина хуҗасы юлга полиссыз чыккан икән, аның техосмотр узган булуын күз алдына китерүе кыенрак.

Дөрес, киләсе елдан исә техосмотрсыз йөрүчеләргә 2000 сум күләмендә штраф сала башлаячаклар. ОСАГО полисы булмаган йөртүчеләрне исә камера ярдәмендә ачыкларга җыеналар. Дөрес, Ленар Габдрахманов Татарстан юлларында мондый яңалыкның төгәл кайчан гамәлгә керәсен әйтмәде. «Безнең төп максат – камераларны каешын эләктермәгән һәм юлда барганда телефоннан файдаланган йөртүчеләрне ачыкларга «өйрәтү». Болары юл хәлләренә турыдан-туры йогынты ясый», – диде ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди машина техосмотр техник күзәтү