14 яшьлек кыз һәлак булган
Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
Татарстанның Питрәч районындагы трассада 14 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Фаҗига кичә М7 трассасының 872нче километрында булган. Йөк автомобиле юл читендә торган «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильдәге 14 яшьлек пассажир кыз шунда ук үлгән.
Авария булган урынга Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та килгән, дип белдерделәр ведомствода. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев