15 кешене эшкә алып баручы автобус янып көл булган (видео)
Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында - Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.
Автобусның януы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.56 сәгатьтә килеп ирешә. Гадәттән тыш хәл М7 трассасының 938 нче чакрымында - Мәшләк авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан.
Фаҗига вакытында автобуста 15 кеше булган. Шәхси транспорт Казаннан Чаллыга ялланган эшчеләрне ташыган.
Пассажирлар һәм йөртүче автобустан чыга алган, берсенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 18 квадрат метр мәйдандагы утны тиз сүндергән. Транспорт чарасы тулысынча янып беткән.
«ПАЗ» белгечләре ачыклаганча, автобуска гараж шартларында газ баллоны куелган, ә транспорт чарасы аларның сервис үзәгендә тикшерү узмаган. Беренчел версия буенча, янгын автобус механизмының төзексезлеге аркасында килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев