Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

17 яшьлек егет квадроциклда бәрелеп һәлак була

Зур тизлектә барган квадроцикл "Киа" белән бәрелешә һәм яна башлый. 

Ленсовет театры директорының 17 яшьлек улы квадроцикллар белән мавыга, ярышларда да катнаша. Зур тизлектә барганда ул Зеленогорск шәһәрендә "Киа" белән бәрелешә. Квадроцикл юл читендәге агачка барып бәрелә һәм яна башлый. 

Һәлакәт төнлә диярлек, унберенче яртыда була. Урамда дистәләгән машина йөртүче вакыйганың шаһиты була. Алар машиналарыннан чыга... һәм янган квадроциклны видеога төшерә башлый. Бу вакытта әле егет исән була. 

Егетне ялкыннан хатын-кызлар коткара дип яза "Комсомольская правда". Алар егетнең пульсы бар икәнен ачыклый, "ашыгыч ярдәм" чакыра. "Безгә кадәр беркемнең ярдәм итмәвенә ярсыдык. Анда күпме кеше иде, бөтенесе видеога төшерә, хәтта табибларны да чакырмаганнар, янган квадроциклны да сүндермиләр, ә бит һәр машинада янгын сүндергеч бар! Безгә кадәр табибларны берәрсе чакырса, бәлки, ул исән калыр иде", -дигән ул ханым. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев