Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

2021 елда штрафларын түләмәгән өчен 108 балтачлыга беркетмә төзелгән

Агымдагы елның 24 нче февраленә 34 шоферга беркетмә төзелеп, бишесенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү карары чыгарылган.

Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар!
Административ хокук бозулар турындагы Рәсәй Федерациясе Кодексының 20.25 статьясы нигезендә, административ штраф, кодекста каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш бирелә. Кодексның 20.25 статьясы нигезендә, хокук бозган өчен салынган штраф 70 көн эчендә түләнергә тиеш, ә 20 көн эчендә штрафны ярты бәядән түләү мөмкинчелеге бар.

2021 елда штрафларын түләмәгән өчен 108 шоферга беркетмә төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 52сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү карары чыгарылды, 26 кеше административ кулга алынды, 15 кешегә мәңбүри эш билгеләнде, 1 кеше кисәтү белән чикләнде. 

Агымдагы елның 24 нче февраленә 34 шоферга карата беркетмә төзелеп судка җибәрелде, бишесенә  штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү карары чыгарылды, 1 кеше административ кулга алынды, 1 кешегә мәҗбүри эш бирелде, калган материаллар судта.  

Ә инде зур суммадагы штрафларны түләмәүчеләрнең шәхси транспортларына суд приставлары белән берлектә арсет салына. 2021 елда 5 транспортка арест салынып махсус саклану урынына ябылды.

Мондый күңелсезлекләргә очрамас өчен штрафларыгызны Балтач ЮХИДИнең 2-54-43 номерына шалтратып белешә аласыз.

Балтач ЮХИДИ бүлеге

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар