Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

22 кеше административ кулга алынды...

Административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.

2018 елда 139 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп, судка жибәрелде. Шуларның 106сына штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 22 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 11 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде.

Ә агымдагы елның 29 көненә 6 шоферга административ протокол төзелеп судка жибәрелде, берсе административ кулга алынды, калганнарына штрафларын икеләтә арттырып түләү каралды. Ә инде зур суммада штрафларын түләмәүчеләрнең машиналарына суд приставлары белән берлектә арест салына. Мәсәлән 29 гыйнвар көнне ике шундый  машинага арест салынып махсус саклану урынына ябылды.

Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлегеннән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИ бүлегендәге терминалга килеп түләргә була.

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе.

Фото: ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Штрафлар