Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

235 балтачлы бер үк тырмага “баскан”

9 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, 13 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды

Юлларда тизлек арттырырга яратучылар өчен штрафлар турындагы кагыйдәләрне һәрдаим исләренә төшереп торабыз. Алай да вакытында штраф түләми икеләтә акча чыгарып салучылар аз түгел!
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында каралган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2017 елның 11 аенда 235 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 183енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 9 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, 13 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды. Калган 30 беркетмә чит район шоферларына төзелеп, шул районнарга җибәрелде. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИдән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИдәге терминалга килеп түләргә була.


Лилия Һадиева
Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев