Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

29 августта районыбыз юлында җәяүленең гомере өзелде (фото)

Комиссия утырышында быел район юлларында җәяүлеләрнең иминлеген саклау юнәлешендә эшләнгән эшләр дә атап үтелде.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы вакытында районыбызда 8 ай эчендә булган юл-транспорт һәлакәтләре анализланды. Шул вакыт аралыгында 13 көчле юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 16 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Соңгы мондый авария 29 август көнне булып, анда бер җәяүленең гомере өзелде. Районыбыз юлларында кеше үлеменә китерә торган аварияләр кабатланмасын өчен нинди эшләр башкарып булуы турында комиссия әгъзалары белән киңәшләшүләр булды.

Исерек килеш «эләктерелгән» шоферлар саны 56га тиңләште, бу әле 8 айлык нәтиҗәләр икәнен янәдән исегезгә төшерәсе килә. Һәм шушы урында ватсап группаларында ЮХИДИ хезмәткәрләренең кайдалыгын хәбәр итеп торучы кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә, алкоголь кулланып руль артына утыручы шофер сезнең юлыгызга килеп чыкмасмы дип курыкмыйсызмы? Андый кеше үз гамәлләренә җавап бирерлек халәттә булмый һәм аның болай машина белән идарә итүе бик аянычлы тәмамланырга мөмкин.

Комиссия утырышында быел район юлларында җәяүлеләрнең иминлеген саклау юнәлешендә эшләнгән эшләр дә атап үтелде. Алар һәм башка күп кенә кызыклы яңалыклар белән газетабызның киләсе саныннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев